Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Күпер астында" җәйге урам музыка мәдәнияте фестивале узачак. 20:00 сәгатьтә чаллылыларны Г. Тукай яр буе амфитеатрына дәртле музыка тыңларга чакыралар. Бер сәгать дәвамында Чаллының яшь музыкантлары танылган кавер-композицияләр һәм үзләре язган җырларны башкарачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади чарада катнашырга нинди дә булса музыка уен коралында уйнаучы яки җырларга яратучы һәркем килә ала. Катнашучылар тамашачылар алдында гитарада, фортепиано, скрипкада уйнавын яки билгеле бер көйгә шигырьләр уку талантын күрсәтә алалар. Фестиваль хәрәкәтенә теләсә кайсы концерт яки репетициянең видеосын беркетеп, әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин.

Җомга, 5 июль 2019, 10:22