Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Ильина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул ТАССРның Сарман районы Ләке авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлый, аннары Казан училищесын тәмамлый, анда тегүче һөнәре ала. Сугыш елларында колхозда: ындыр табагында һәм кыр эшләрендә эшли. 1953 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Сарман районының Владимировка авылына күчеп килә. 1965 елда гаилә Сарман районы Ләке авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Ивановна ательеда эшләгән. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Ире белән бергә дүрт бала үстергәннәр, сигез оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Анна Ивановна юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Альберт Петров тапшырдылар.

Дүшәмбе, 22 июль 2019, 15:53