Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы депутатлары Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр Советының киләсе утырышы көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай итеп, кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә ике шәһәр комиссиясе составына төзәтмәләр кертеләчәк: административ һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия. Федераль законнар нигезендә муниципаль берәмлек Уставы, шулай ук шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләре китереләчәк.

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова Яр Чаллы шәһәренең участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә кертү өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны яңгыратты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина 2020 елгы, һәм 2021- 2022 елларның планлы чорына муниципаль берәмлек бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасын хәбәр итте. Алар 2019 елның 11 ноябрендә 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында узарга тиеш. Әлеге һәм башка мәсьәләләрне депутатлар корпусы Шәһәр Советының киләсе утырышы көн тәртибенә кертте.

Дүшәмбе, 22 июль 2019, 17:33