Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Советы Президиумы шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә чираттагы утырышны үткәрү датасын һәм вакытын билгеләде. XXXII утырыш 2019 елның 1 августында 10:00 сәгатьтә мэриянең 405 нче залында шәһәрнең рәсми сайтында онлайн режимда трансляция белән узачак.

Көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән. Булачак утырышта депутатлар 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар  план чорына Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты проекты буенча гавами тыңлауларның датасын раслаячаклар, аерым закон актларына үзгәрешләр кертәчәкләр һәм башка мөһим мәсьәләләрне караячаклар.

Дүшәмбе, 22 июль 2019, 17:50