Дүшәмбе, 27 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сарман районы Нөркәй авылында туган Гыйльменисә Шәйхетдин кызы Талиповага 100 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы Гыйльмениса Шәйхетдин кызы туган совхозында эшли. 1968 елда кияүгә чыга. 2002 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Олы яшьтә булуына карамастан, бүген ул өйдә якыннарына булыша, токмач әзерли, бәйли, күзлексез тегә. Юбиляр күңел күтәренкелеген һәм тормышка мәхәббәтен югалтмый. Гыйльмисә Шәйхетдинова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Олег Николаев һәм ТИҮ рәисе Надежда Чернышова да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 25 июль 2019, 17:16