Сишәмбе, 28 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1нән 7 августка кадәр Яр Чаллы Бөтендөнья күкрәк сөте белән тукландыруга ярдәм атнасында катнашачак. "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" региональ проектын гамәлгә ашыру барышында КБМҮдә «Демография» илкүләм проекты кысаларында имезүне пропагандалауга юнәлдерелгән берничә чара планлаштырылган. 2 августта КБМҮ йөкле һәм имезүче әниләрне «күкрәк сөте - яшәү нигезе» темасы буенча лекциягә чакыра. Спикерлар булып үз эшенең профессионаллары – КБМҮ перинаталь үзәгенең яңа туган балалар бүлеге мөдире, табиб-неонатолог Венера Шәрәфетдинова, КБМҮ перинаталь үзәгенең баш акушеркасы Марина Абрамова, күкрәкне имезү буенча консультант Эльвира Ибраһимова чыгыш ясаячаклар. Очрашу 10:00 сәгатьтә КБМҮнең Балалар хастаханәсе конференц-залында (9 терминал) булачак. Катнашу өчен сылтама буенча язылу кирәк https://vk.com/id210337974 телефон номеры: 89061193779 (ватсап).

Дүшәмбе, 29 июль 2019, 16:10