Дүшәмбе, 27 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу елда Татарстанда 1 млн 800 мең кеше профилактик медицина тикшерүе узды. Киләсе елларга сәламәтлек саклау үсешенең перспективалары турында Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. Хәзерге вакытта Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, анда беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү керә.

"Тагын бер кат искә төшерәсем килә, 2019 елдан диспансеризация үткәрү тәртибе үзгәрде. Хәзер 18-39 яшьлек затлар аны өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен узалар. Федераль һәм төбәк программаларына кергән профилактик чаралар белән генә дә 2019 елда 1 млн 800 мең кешене, 2024 елга 2 млн 750 мең кешене колачлау планлаштырыла", - дип ассызыклады Марат Садыйков.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 2024 елга Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында һәм республикада яшәүчеләр өчен уңайлы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Минем сәламәтлегем» пациентның шәхси кабинетын булдыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстанда «Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул шулай ук халык сәламәтлеген саклау темасына да карый. Проектның төп бурычы-гомер озынлыгын арттыру, халыкның үлүен киметү. Әлеге илкүләм проект төбәк проектларын үз эченә ала: «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту», «Өлкән буын», «Хатын – кызларның мәшгульлегенә булышлык итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру», «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме».

«Өлкән буын» проектының төп максаты- гомерне озынайтуга юнәлтелгән чаралар һәм гражданнарның сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен камилләштерү, шул исәптән региональ гериатрия үзәген булдыру, гериатрия кабинетлары санын 40ка, гериатрик койкалар санын 170 койкага кадәр арттыру. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада 2024 елга көтелгән гомер озынлыгы-79, ә 2030 елга 80 яшь тәшкил итәргә тиеш.

Сишәмбе, 30 июль 2019, 11:26