Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң гомуми үсеш юнәлеше буенча эш алып баручы 63 нче «Энҗекәй» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 43 ел элек ачылган, шуннан бирле биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Чараның тантаналы өлеше алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Комсомол районы башлыгы Александр Кислов һәм "Стройтраст" генераль директоры Раил Минегалиев белән бергә балалар бакчасы территориясен карап чыктылар. Төзүчеләр учреждение фасадын, верандаларны тулысынча яңарттылар, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырдылар. Учреждениедә ремонт агымдагы елның 9 гыйнварында башланды һәм кыска вакыт эчендә төгәлләнде. Барлык эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 32 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә җиһазлар сатып алу өчен 2,5 млн сум бүленгән.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә  балалар бакчасы территориясендә спорт мәйданчыгы, шулай ук балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү мәйданчыгы барлыкка килде.

Бакча янындагы территориядә яңа парковка барлыкка килде һәм керү юллары киңәйтелде.

«43 ел эксплуатациядән соң, капиталь ремонтсыз балалар бакчасы яңа төсмер алды. Төзүчеләр эшкә бик теләп керештеләр. Шәһәр хакимияте дә капиталь ремонтка формаль булмаган рәвештә якын килде. Балалар бакчасы бинасын гына ремонтлап калмадылар, шәһәр бюджеты хисабына яңа җиһазлар сатып алу өчен акча таптылар, яхшы парковка ясадылар. «Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан» дигән гыйбарәне онытмагыз, шуңа күрә әлеге балачак учреждениесендә һәрвакыт балаларның шатлыклы авазы хөкем сөрсен, ә әти-әниләр балаларын тәрбиячеләрнең сакчыл кулларына ышанып тапшырсын. Киләсе 30-40 ел буе әлеге матур балалар бакчасы безнең балалар, чаллылылар файдасына хезмәт итәр дип уйлыйм», - дип педагогларны һәм ата-аналарны Наил Мәһдиев котлады.

Заманча таләпләр буенча медицина блогы, балаларга туган тел өйрәтү, методист, педагог-психолог, өстәмә хезмәтләр күрсәтү кабинетлары, музыка һәм спорт заллары җиһазландырылган. Яңартылган учреждениегә 293 бала йөриячәк.

Беренче кат төркемнәрендә җылы идәннәр урнаштырылган. Азык-төлек блогы һәм кер юу бүлмәләренә яңа җиһазлар кайтартылган. Мэр коллектив белән аралашты һәм ремонт турындагы тәэсирләрен тыңлады.

Объектта эшләрне Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «Стройтрест» Чаллы төзелеш компаниясе алып барды. "Наил Гамбәрович, сезгә, шулай ук оешманың генераль директоры Раил Минегалиевка һәм аның командасына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Төзүчеләр бердәм эшләде, безнең теләкләрне исәпкә алдылар. Эшне сыйфатлы итеп, яхшы итеп башкардылар", - дип уртаклашты балалар бакчасы мөдире Надия Сычева.

Капиталь ремонт бара торган башка балалар бакчаларының мөдирләре дә үзгәртеп коруларның нәтиҗәләрен бәяләргә килгән иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел Яр Чаллыда тугыз балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелә, шуларның өчесе файдалануга тапшырылган инде. Моннан тыш, 1 сентябрьгә кадәр алты яңа балалар бакчасы ачылачак.

Чәршәмбе, 31 июль 2019, 14:04