Сишәмбе, 28 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4 августта, Яр Чаллыда беренче тапкыр, Кама елгасында йөзү узачак. KAMA SWIM ярышлары TIMMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында узачак. Катнашучыларга 1,5 һәм 3 км дистанцияләрдә ярышу мөмкин булачак. Старт һәм финиш Сандали пляжы мәйданчыгында үтәчәк. Матбугат конференциясендә журналистларга ярышларның ничек узачагы турында спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров сөйләде.

«Татарстанда ачык суда йөзү өлкәсендә TIMERMAN брендын үстерү буенча башта язган стратегия кысаларында өч елганы буйсындырабыз. Зөя тирәсендә без ике ел йөздек инде, быел Кама елгасында йөзүне өстәдек. Бары Идел генә кала, әмма бу инде киләсе елга булырга мөмкин», - диде спикер.

Вадим Янгиров сүзләренә караганда, оештыручыларның һава торышына кагылышлы борчулары бар: «Катнашучылар куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы таләпләре нигезендә, без дистанциягә бераз төзәтмәләр кертә алабыз. Су температурасы өчен без борчылмыйбыз, чөнки ул шактый яхшы җылынды. Барысы да гидрокостюмнарда булачак – бу озын дистанцияләрдә мәҗбүри шарт, чөнки организм суынырга мөмкин. Ә дулкыннар үз төзәтмәләрен кертә ала. Әгәр көчле җил булса, без кыска дистанция 1,5 чакрымга кадәр генә булырга мөмкин дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте ул.   

Бүгенге көндә чарага 190га якын катнашучы теркәлгән.

Шимбә, 3 август 2019, 11:42