Ярышлар сериясеннән чираттагы чара - "АК БАРС Банк Кама ярыммарафоны" ярышлары Яр Чаллыда, якшәмбе көнне, 11 августта узачак. Быел Кама ярыммарафоны, узган елдагы кебек үк, киң масштаблы булачак. Катнашучыларга сайлау өчен берничә дистанция тәкъдим ителә: 3 км, 10 км яки 21,1 километр.
Спикер сүзләренә караганда, әгәр җиңел атлет билгеләнгән вакытка өлгерсә, ул өстәмә бүләк алачак. Калган ярышлар да TIMERMAN спорт сериясендәге башка ярышлардан аерылмый: һәр катнашучы чип, старт пакеты һәм финишта медаль ала.
Әйтергә кирәк, 3 км га теркәлү бушлай. Барлык дистанцияләрдә дә медицина белешмәсе булу мәҗбүри шарт булып тора. Старт Хәсән Туфан проспектында Сара Садыйкова исемендәге концерт залы каршыннан башлана. Бүген катнашуга 500дән артык кеше теркәлгән.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 август 2019, 10:54