Мы в социальных сетях

2019 елда Яр Чаллы 13 республика программасында катнаша, алар кысаларында, федераль һәм республика бюджетлары хисабына 7 млрд 156 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт алып барыла. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. 

«КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр өчен социаль мөһим объектлар төзү планлаштырыла. Бу йөзү бассейны, бүгенге көндә аңа проект документлары эшләнгән. Ул 77нче һәм 19нчы мәктәпләр территориясендә 30 комплекста урнашачак. Бүгенге көндә әзерлек эшләре бара. Шулай ук 300 урынга исәпләнгән ике боз аренасы төзү планлаштырыла. Аның берсе Замелекесьеда урнашачак, моның өчен урын сайланган, икенчесе Җиңүнең 40 еллыгы урамында 52 комплекста урнашачак», - дип хәбәр итте Илмир Исхаков.

Моннан тыш, Чаллыда 80 млн сумлык Медео өчен спорт кырын ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта объектта әзерлек эшләре бара. Капиталь ремонтны «Витязь» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә башлау планлаштырыла. Бу максатларга 150 млн сум бүлеп бирелгән.

«Конкурс процедураларын үткәргәннән соң подрядчы оешма билгеләнәчәк һәм "Витязь"спорт мәктәбен ремонтлауның беренче этабы башланачак. Заказчы - Баш инвестиция төзелеш идарәсе, идарә торглар үткәрә, якын арада алар төгәлләнергә тиеш, августта ремонт эшләренә керешерләр дип уйлыйм», - диде Илмир Исхаков.

Шулай ук агымдагы елда «Энергетик» мәдәният сараена 100 млн сумлык ремонт ясау планлаштырыла. ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында һәм Гренада да төзекләндерү эшләре көтелә. Ике ял зонасын реконструкцияләүгә республика бюджеты тарафыннан 247 млн сум бүлеп бирелгән.

Бүген Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67нче мәктәп, 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, политехник көллият, алты балалар бакчасы капиталь ремонтлана, Яр Чаллы сәнгать көллиятендә ремонт эшләре башланды. Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча өч учреждение ремонтлана: "Перекресток", "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль приют һәм"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге. Агымдагы елда «Ал җилкән», «Титан» яшьләр клубларында эшләр тәмамланып килә, «Нур» һәм «Шатлык»яшьләр үзәге биналарында ремонт эшләре бара. "Строитель" стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә.

Чәршәмбе, 31 июль 2019, 13:00