Мы в социальных сетях

Wildberries илдәге иң эре онлайн-кибетенә нигез салучы һәм аның директоры Татьяна Бакальчук эш визиты белән Чаллыга килде. Үзенең тормыш иптәше, компаниягә нигез салучы Владислав Бокальчук һәм Wildberries топ-менеджерлары белән бергә ул автокаланың инвестицион потенциалы белән танышты. Кунакларны ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова озатып йөрде.

Визит программасында беренче нокта «КАМАЗ» ААҖ автомобиль заводы булды. Аннары делегация «КАМАЗ-мастер» командасының спорт үзәгенә юнәлде. Беренче чиратта маркетинг буенча директор Эрик Хәйруллин Чаллы узышчылары турында сериал трейлерын күрсәтте, ул 2020 елның сентябрендә НТВ телеканалында трансляцияләнәчәк һәм сериалда продакт-плейсмент форматында катнашу вариантын тәкъдим итте.

Музейда «КАМАЗ-мастер»ның барлыкка килү тарихы турында тулырак сөйләделәр.

  

Экскурсия программасында, әлбәттә, җитештерү цехына бару булды. Йөк машиналары күптән түгел «Ефәк юл» ралли-марафоныннан әйләнеп кайткан һәм хәзер аларга узыштан соң хезмәт күрсәтелә.

Аннары делегация КИП «Мастер»га юнәлде, аннары Leoni һәм Логикам компаниясе резидентлары производствосында булды.

Wildberries делегациясе Казанда булып китте, анда ул республиканың Икътисад министры Фәрит Габделганиев белән очрашты. Чарада катнашучылар Татарстанда электрон сәүдә үсеше турында фикер алыштылар.

Бүген Wildberries интернет-кибете Татарстаннан 40 тәэмин итүче белән хезмәттәшлек итә, 2017 елдан алып аларның саны Россиянең иң эре онлайн-мәйданчыгында инде 4 тапкыр арткан. 2018 елда аларның Wildberriesта әйләнеше 220 млн сум тәшкил иткән. 2019 елның беренче яртыеллыгында финанс күрсәткечләре 170 млн.сумга җиткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 200 %ка күбрәк. Компания Татарстан Республикасында үз урынын арттырырга планлаштыра, заказлар бирүнең уңайлы үрнәк кабиналары белән җиһазландырылган яңа пунктларын ачуны күздә тота – хәзер Чаллыда шундый биш нокта бар.

Wildberries – сәүдә базарында 15 ел эшчәнлек алып баручы Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры. Компаниянең географиясе биш илне: Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстанны үз эченә ала. Wildberries әйләнеше 2018 елда 72 %ка артты һәм 118,7 млрд сумга җитте, 2019 елның 1 яртыеллыгында-79 %ка 85 млрд сумга кадәр арткан. Компаниядә 25 000нән артык хезмәткәр эшли. Көн саен бу Wildberriesта якынча 500 мең заказ рәсмиләштерелә. Заказлар бирү пунктларының үз челтәре биш илдә 5 меңгә якын ноктаны тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 1 август 2019, 08:11