Дүшәмбе көнне, 5 августта, Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан болытлы һава. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көндез һәм кич секундына 14 метрга кадәр. Көчәйгәндә тизлеге секундына 18-23 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13 градус. Көндез максималь һава температурасы +11..+16 градус.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 4 август 2019, 19:06