Сишәмбе, 28 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк. Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2020 елның 1 гыйнварына кадәр барачак. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәк булган мәгълүматны җыю һәм эшкәртү этабы кысаларында дәүләт кадастр бәяләве үзәге күчемсез милек объектларының характеристикасы турында декларацияләр кабул итә.

Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектлары хуҗалары «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге»ндә тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында, шул исәптән бәяләү объектларының төп, сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән куллану төрләре, урнашу тасвирламалары, мәйдан, фактта файдалану, җир кишәрлегенең ераклыгы, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча декларацияләр тапшырырга хокуклы.

Күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр кабул итү дәүләт кадастр бәяләү үзәгендә (Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 8 йорт (бина почмагыннан керү, «БТИ» АҖ документларын кабул итү зонасы), «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ филиаллары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, мәгълүматны «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» электрон почтасы буенча электрон документ формасында (шәхси имзасы белән сканер аша чыгарылган документ) җибәрергә мөмкин: Gbu.Cgko@tatar.ru.

Тулырак мәгълүмат Дәүләт кадастр бәяләү үзәге сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе, 5 август 2019, 13:54