Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Матвеевна Мокрополова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Татарстан Республикасының Кызыл Чаллы бистәсендә туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туку фабрикасында эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Сергеевич Мокрополовка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Матвеевна санэпидемстанциядә склад мөдире булып эшли. Ире белән өч бала үстергәннәр, өч оныклары һәм җиде оныкчыклары бар. 

 Анна Матвеевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Дүшәмбе, 9 сентябрь 2019, 09:23