Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9-13 октябрьдә «Росинка» сәламәтләндерү үзәге базасында «Камадагы шәһәр» студентлар активы мәктәбе узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшьтән өлкәнрәк 100 студенты катнашачак. Сменада катнашу бушлай, шул исәптән биш тапкыр туклану каралган. Программада – шәһәр Студентлар советының тарихы һәм презентациясе, командаларга белем бирү тренинглары, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча мастер-класслар. Мәктәптә катнашучылар киләчәктә шәһәр Студентлар советында тормышка ашыру өчен социаль әһәмиятле проектлар эшләүдә катнаша алачаклар. Моннан тыш, катнашучылар шәһәр һәм республиканың күренекле шәхесләре белән очрашачак.

Гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин : https://forms.yandex.ru/u/5d271fd0bcdf340202b4552f гаризалар 20 сентябрьнең 23:59 сәгатенә кадәр тапшыру зарур, аннары катнашучылар белән әңгәмә узачак.

Һәр катнашучы мәктәпне уңышлы узу турында сертификат алачак. Чара турында тулырак мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендәге шәһәр Студентлар советы төркемендә бар https://vk.com/gsschelny?w=wall-385266_13581.

Дүшәмбе, 9 сентябрь 2019, 13:20