Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Территорияләрне үстерү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара һәм Россия экспертлары, эшмәкәрләр, шулай ук хакимият вәкилләре 19-21 сентябрь көннәрендә Бөек Новгородта узачак «Тормыш өчен мохит: шәһәрләр» форумында очрашачак. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм 2024 елга кадәр Россия шәһәрләренең үсеш векторларын билгеләү өчен сорауларга җавап бирәчәк.

Форум эшендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнаша.

Беренче көн кысаларында «Муниципаль идарә лидерлары көннәре» узачак. Программа берничә тематик төркемнән тора, аларның эшчәнлеге фокусы – киңлекләрнең үсеш мөмкинлекләрен эзләү һәм Россия шәһәрләренең ландшафт потенциалын ачу, кече һәм урта бизнес өчен шартлар тудыру, җирле идарә органнарының шәһәр төзелеше процессларында катнашу, шәһәрләрне цифрлаштыру модельләре һәм инфраструктураны модернизацияләү. Тематик төркемнәрдә катнашучылар үз эшләренең нәтиҗәләре белән  уртаклашалар һәм «Шәһәргә акчаны ничек җәлеп итәргә?» темасына багышланган ВЭБ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды КБО генераль директоры Ирина Макиева чыгышын тыңлый алалар. 

«Тормыш өчен мохит: шәһәрләр» форумы илкүләм проектларда куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк шәһәрләрне стратегик планлаштыруның яңа инструментлары һәм шәһәрләр белән идарә итүнең яңа модельләре, аерым алганда, мэрларның роле турында сөйләячәк.

Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2019, 11:59