Мы в социальных сетях

Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күп балалы гаиләләр җир салымы буенча яңа салым исәпләүләрен алдылар. Яр Чаллыда 472 чаллылы яңа хисаптан файдаланган. Федераль салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекциясе 2018 елдан гамәлгә кертелгән тотып калынган акча кадастр бәясе күләмен 600 кв метрга кадәр киметәчәк, дип хәбәр итә.

Салым тотып калу турында мәгълүмат  уведомлениедә чагылдырыла. Әгәр физик затның алты сутыйдан артмаган бер генә участогы һәм башка салым салу объектлары юк икән (яки салым түләүдән тулысынча азат итүче ташламаларга ия булса) - салым белдерүе җибәрелми. Тотып калынган акча җирле социаль яклау органнарыннан алынган күп балалы гаиләләр турындагы мәгълүматлар яки салым ташламасы бирү турындагы физик зат гаризасы нигезендә кулланыла. Чаллылылар мондый гаризаны теләсә кайсы вакытта бирә ала. Хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр 2018 ел өчен җир салымын исәпләгәндә ,тотып калынган акчаны кайтаруны сорап салым органнарына мөрәҗәгать итә алалар. Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча салым түләүләрен яңадан исәплиләр һәм кирәк булган очракта яңа уведомление җибәрәчәкләр.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 09:35