Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Вконтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә «Аңлаучы укытучы –2019» конкурсында онлайн - тавыш бирү башланды. Быел бу исем өчен 63 педагог көрәшә. Үз тавышыңны монда калдырырга була. Мәҗбүри шарт-төркемгә язылган булу. Тавыш бирү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Конкурс шәһәр укучылар Советы депутатлары инициативасы белән үткәрелә. Ул укытучы һөнәренең абруен арттырырга, укытучыларның хезмәт сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел иң яхшы аңлаучы укытучы исеменә 29нчы мәктәптән Эдуард Шафиров лаек булды. Ул 1422 тавыш җыеп, конкурста җиңү яулады.


Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 11:15