Мы в социальных сетях

Бу уку елында чаллылыларга белем бирү һәм аралашу өчен Өченче буын университетының чираттагы сезоны башлана. Быел укуларны 700 пенсионер узачак. Чаллыда әлеге социаль проект 12 ел дәвамында тормышка ашырыла һәм "көмеш"яшьтәге кешеләр арасында зур популярлык казана. Бу вакыт эчендә университет диварлары аша тугыз мең кеше узды. Уку программасына компьютер грамоталылыгы, финанс грамоталылыгы, психология нигезләре, туган як тарихын өйрәнү, "мәдәният һәм агарту", "бакча", "дизайн", "бию терапиясе"кебек предметлар керә.

25, 26, 27 сентябрьдә 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы проспекты 47 (32/17) адресы буенча 205 нче кабинетта эшләмәүче пенсионерлардан 24 сәгатьлек компьютер нигезләренә бушлай укытуга гаризалар кабул итү бара. Паспорт, хезмәт кенәгәсе булу кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8-906-123-40-80.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 11:00