Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Марфуга Мөхәмәтдин кызы Бикмөхәммәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Чаллы районы Мусабай-Завод авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда тракторда эшли, урман кисә. 1954 елда Җәүдәт Таҗи улы Бикмөхәммәтовка кияүгә чыга һәм ире белән Пермьгә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Марфуга Мөхәмәтдин кызы Пермьнең «Ленинский»Хәрби заводында станокчы булып эшли. 1980 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар. Марфуга Мөхәмәтдин кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Чәршәмбе, 25 сентябрь 2019, 11:24