Мы в социальных сетях

1 октябрьдә 9:00дән 14:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллының «Минем документлар» үзәк офисында пенсионерлар өчен түләүсез консультация узачак. Пенсия фонды, салым хезмәте, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү, социаль пособиеләр һәм субсидияләр түләү, ташламалы салым салу объектларын сайлау, милек, җир, транспорт салымнарына ташламалар бирү мәсьәләләрен хәл итәргә булышачак. Акция барышында өлкән буын кешеләренә шулай ук электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәкләр, алар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясарга яки кирәкле мәгълүматны соратып алырга мөмкин. Шулай ук бу көнне Күпфункцияле үзәктә үзмәшгульләр статусын алу мәсьәләләре буенча консультация булачак.

Яр Чаллының үзәк Күпфункцияле үзәге Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча урнашкан.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 08:40