Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бүген «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика зона конкурсы узды. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае сәхнәсендә Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск, Яр Чаллы һәм Тукай районыннан 12 педагог чыгыш ясады.

Катнашучыларны балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина сәламләде: "Барысын да балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева исеменнән котлыйсым һәм балалар белән шөгыльләнүче барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең эшнең төп максаты –  авыр тормыш шартларына юлыккан балаларга ярдәм итү", - диде ул.

Конкурсантлар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр һәм үз карамагындагы балалар һәм тәрбияләнүчеләр белән индивидуаль эш турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Ирина Кладиенко яулады. Икенче урында – Алабугадан Альбина Гайнетдинова, өченчедә – Яр Чаллы наркология диспансеры фельдшер-наркологы Сергей Рогожников.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 2010 елдан бирле үткәрелә, ул балигъ булмаганнарның  сукбайлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү, гаилә һәм балаларны яклау буенча конституциячел нормаларны гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстанның социаль сәясәтен камилләштерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Җомга, 27 сентябрь 2019, 14:48