Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КАМАЗ Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итте. Яр Чаллының Орган залында автогигант хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды. Завод хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин котладылар.

«Түгәрәк дата җиткәч, без һәрвакыт нәтиҗә ясарга, иң мөһиме нәрсә эшләвебезне билгеләргә, нәрсә эшләргә кирәклеген карарга тырышабыз. Сезнең белән горурланырлыгыбыз бар дип әйтә алам. Тотрыклы эшләүче предприятие. Без иң катлаулы бурычлар өчен алынабыз һәм илебезнең әйдәп баручы автомобиль концерны булып калабыз. Бренд бүген бөтен дөньяга билгеле. Безгә даими рәвештә килгән кешеләр саны, кооперация, партнерлык – дөрес гамәлләргә ышанычыбызны ныгытучы бар нәрсә», - диде Сергей Когогин.

«Миңа чаллылылар исеменнән шушы ярты гасыр эчендә башкарылган зур эшләре өчен беренче төзүчеләргә, автомобиль төзүчеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Илдә КАМАЗ урнашкан һәм эшләгән һәр шәһәр горурлана алыр иде. Безгә моннан ярты гасыр элек шундый дәрәҗә туры килде», - диде шәһәр башлыгы.

Бу көнне автогигантның иң яхшы хезмәткәрләренә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.

Тантаналы чарадан тулырак фотоотчетны «Вконтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе»төркемендә карарга мөмкин.

Шимбә, 28 сентябрь 2019, 08:01