Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, төрле инструментлар һәм ярдәм чараларын куллану парклар эшчәнлегендә уңай үзгәрешләргә китерде. Хисап елы нәтиҗәләре буенча резидентлар саны 6%ка артты һәм 330 оешма тәшкил итте. Хезмәткәрләр саны 30% ка-9819 кешегә кадәр арткан. Керем күләме 22%ка һәм салым түләүләре 17%ка арткан.
2019 елда өстәмә рәвештә «Промвест» сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Сәнәгать мәйданчыгы резидентлары «Промвест», «Технокомплект», «НЧ-Проф», «Лого-Автоматика» компанияләре. Әлеге компанияләрнең эшчәнлеге кара металл калдыкларын әзерләүгә, эшкәртүгә, саклауга һәм реализацияләүгә, төзелеш металл конструкцияләрен җитештерүгә, компьютер программасы белән тәэмин ителешне эшләүгә юнәлдерелгән. Предприятиеләр тарафыннан 86 эш урыны булдырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, «Мастер» Кама индустриаль паркын уңышлы үстерү дәвам итә. Парк идарәсендә 1,4 млн кв. м җитештерү һәм офис биналары урнашкан. «Яңа төзелгән 6 нчы чиратта 64 предприятие үзенең җитештерү куәтләрен урнаштырды.  Паркның йөкләнеше бүгенге көнгә 90% тәшкил итә. Бу кече һәм урта бизнесның җитештерү мәйданнарының кирәклеген тагын бер кат раслый», - дип ассызыклады Гүзәл Гыйләҗева.



Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 11:11