Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда машина төзелеше тармагының иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләделәр. Тантана сәбәпчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.

«Безнең шәһәр – Татарстан Республикасының һәм илебезнең иң эре машина төзелеше үзәкләренең берсе. Шәһәребездә җитештерелә торган продукциянең 70%тан артыгы-машина төзелеше тармагы продукциясе. Биредә бу мөһим тармакның иң яхшы вәкилләрен сәламләү аеруча күңелле. Быел без Кама автомобиль заводы төзелүгә 50 ел тулуны билгеләп үтәбез – Яр Чаллы шәһәренең язмышын хәл иткән иң зур Советлар Союзы проекты. Россия Федерациясенең теләсә кайсы шәһәре автомобиль заводы булу бәхете һәм намусына санар иде. Әйе, һәр тармактагы кебек, теләсә кайсы гаиләдә, дәүләттә дә очышлар һәм егылулар була. Әмма безнең КАМАЗ булу – зур бәхет», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

 Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны "ВКонтакте" шәһәр хакимиятенең рәсми төркемдә карарга мөмкин.

Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 16:03