Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Әти-әниләр Университеты" шәһәр мәктәпләре укучыларының әти-әниләре өчен кабат ишекләрен ача. Уку елы дәвамында ата-аналарны практик семинарлар, тренинглар көтә. Һәр шимбәдә октябрьдән апрельгә кадәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае базасында шәһәрнең югары квалификацияле белгечләре әти-әниләр белән имин гаилә мөнәсәбәтләрен саклау буенча актуаль темаларга очрашулар үткәрәләр.

Бу юнәлештә 10 ел эшләү дәверендә Университет практикалы психологларны, педагогларны, медицина хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, уңышлы бизнесменнарны берләштерде. 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча 74 гомуми белем бирү учреждениесеннән 3 819 әти-әни Университет программасын үзләштерде.

5 октябрьдә 09:00 сәгатьтә учреждениенең театр залында беренче очрашу була. Программаны югары категорияле педиатр Николай Зотов ача. Очрашуның темасы - "Баланың сәламәт булуын телим!"

Җомга, 4 октябрь 2019, 14:00