Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Өченче буын университетының 12 сезонын ачу тантанасы булды. Бәйрәм чарасында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашты.

«Яшьнең укуга, белем алуга комачауламавы куанычлы хәл. Һәм сез моны үз үрнәгегез дә исбат итәсез. Ә университетта уку аралашудан гаять зур энергия алырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Әлфия Когогина. Эдуард Фәттахов сәламләү сүзендә "көмеш" яшьтәге студентларга энергия, оптимизм һәм яхшы билгеләр теләде.

Исегезгә төшерәбез, проект «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге яклавы астында тормышка ашырыла. Бу өлкән буын кешеләре белән эшләүнең яңа формасы, үз эченә мәгърифәтчелек һәм уку курслары, программалар, иҗади остаханәләр оештыруны ала. Яр Чаллыда Өченче буын Университеты өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казанды. Проектны тормышка ашыру барышында 9 меңнән артык кеше белем алган.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 15:21