Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районында 2018/2019 уку елы нәтиҗәләре буенча һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы педагогик хезмәткәрләрнең Мактау тактасын тантаналы ачу булды.

Укытучыларга котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк районы Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе баш белгече Алия Шакирова мөрәҗәгать иттеләр.

Районның Мактау тактасына кертелгән иң яхшы педагоглары булдылар: 

 Асылгәрәева Талия, 57 нче Гимназия

 Бочкарева Елена, 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы; Гарафутдинова Светлана, 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; Герой Елена, 61 нче "Аленушка" балалар бакчасы укытучы-дефектологы; 

Гыйльфанова Фәнилә, 84 нче Гали Акыш исемендәге Лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы; 

Голубева Яна, Яр Чаллы педагогия көллиятенең информатика укытучысы; 

 Светлана Дубравина, "Ягодка" 70 нче балалар бакчасы педагог-психологы; 

 Заһидуллина Зөлфия, 94нче "Лилия" балалар бакчасында музыка җитәкчесе; 

 Зәйнуллина Венера, 81 нче "Гөлчәчәк" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе; 

Маргарита Заплетаева, Яр Чаллы политехника көллиятенең производствога өйрәтү мастеры; 

Нина Зданович А.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның инглиз теле укытучысы;

Кирпа Лилия, 13 нче  балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы;

Комаров Александр, 12 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы;

Морозова Людмила, 46 нчы урта гомуми белем мәктәбенең география укытучысы»;

Пантелеева Вера, "Колобок" 33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

Сафина Фәния, 54 нче Гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Сизинцева Анастасия, 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Сироткин Евгений, "Нур" яшьләр үзәге директор урынбасары;

Стальмакова Алевтина, 35 нче актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме укытучысы;

Тычкова Сәрия, 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 15:37