Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Дмитриевна Борисова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Тукай районы Иске Ерыклы авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эштә эшли. 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов Александр Васильевичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Дмитриевна "Гараж-500" предприятиесендә эшләгән. Ире белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Мария Дмитриевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм ТИҮ рәисе Халидә Әхмәтгәрәева тапшырдылар.

Җомга, 4 октябрь 2019, 16:32