Мы в социальных сетях

Үзәк районның 800дән артык өлкән буын вәкилен Сара Садыйкова концерт залына җыйдылар, алар КАМАЗның 50 еллыгына багышланган "Син боларның барысын да хәтерлисең..." дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнашты. 

Җыелган кунакларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук гаилә тормышының 50 еллык юбилеен билгеләп үткән парларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм кунакларын администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Шәһәр Советы депутаты Әбделхак Батюшов котладылар. 

Бәйрәмдә катнашучыларны 47 нче кадет мәктәбе укучылары, 82 нче кадет мәктәбе тынлы оркестры, Чаллы картиналар галереясы сәламләде. Концерт залы сәхнәсендә «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективы һәм «Мизгел» җыр театры чыгыш ясады.

Бәйрәм Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары Олег Коробченко, Олег Николаев, Ленар Зарипов, шулай «ТрансТехСервис» ИК дикторлар Советы Рәисе Вячеслав Зубарев ярдәме белән оештырылды.

Җомга, 4 октябрь 2019, 16:37