Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «Комсомол районының иң яхшы педагоглары»н Мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Залда мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, Комсомол районының иң яхшы педагоглары җыелды. Укытучыларга котлау сүзләре белән Яр Чаллы Дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, Комсомол районы ветераннар Советы рәисе Галина Овтина мөрәҗәгать иттеләр.

Югары һөнәри осталыкка ирешкән 20 педагог, белем һәм тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә шәхси өлеш керткәне өчен «Комсомол районының иң яхшы педагоглары» Мактау тактасына кертелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның иң яхшы 20 педагогының фотосурәтләре урнаштырылган район Мактау тактасы тантаналы рәвештә 2010 елда ачылган һәм Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетының өченче корпусында урнашкан. 2016 елдан район Мактау тактасына музыка һәм спорт мәктәпләре педагогларын да кертә башладылар.

Җомга, 11 октябрь 2019, 08:41