Мы в социальных сетях

 Кызыл Чаллы авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Лаврентьевна Западновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында юбиляр колхозда эшли. 1956 елда гаиләсе белән Казахстан Республикасының Риддер шәһәренә күчеп килә, анда бетон заводында лаборант булып эшли. 1970 елда даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ашханәләр һәм рестораннар трестында эшли. Валентина Лаврентьевна бер ул тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Степановна Симонова да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Тукай районының Вишневка авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Алга таба уку мөмкинлеге булмый, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Сугыш вакытында колхозда, басуларда эшли. Ашлык җыюда, хәзерләүдә катнаша. Сугыштан соң кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта дүрт оныгы бар. Анна Степановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Солнечный» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Наталья Удальцова һәм 47 комплексның ветераннар Советы Рәисе Дилара Сергеева да кушылды.

Җомга, 11 октябрь 2019, 10:20