Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы һәм «Байкал» фракцияара төркеменең уртак утырышын Бурятия Республикасы, Байкал аръягы крае һәм Иркутск өлкәсенең 22 моношәһәрен комплекслы үстерү турында фикер алыштылар, аны «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Әлфия Когогина һәм Сергей Тен үткәрделәр. 

 «Быел илнең иң танылган моношәһәре – Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәре, анда 40 мең кеше яши. Бу җәйдә гадәттән тыш хәл моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләрен дәүләт повесткасыннан төшереп калдырырга иртә булуын һәм безгә тотрыклы үсеш буенча дәүләт программасы кирәк булуын күрсәтте», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитетының Эксперт советы рәисе, Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шулай ук яңа эш урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча Россия президенты Владимир Путин куйган бурычларны хәл итүдә кече һәм урта бизнеска зур роль бирелүен ассызыклады.

Җомга, 11 октябрь 2019, 13:28