Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар балигъ булмаган яшүсмерләрнең күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре белгечләренең (вазыйфаи затларының) һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсына заявка бирә алалар. Конкурста мәгариф, медицина оешмалары, опека һәм попечительлек органнары, яшьләр үзәкләре, мәдәният, спорт һәм ял учреждениеләре белгечләре, шулай ук эчке эшләр органнары һәм җинаять-башкару системасының вазыйфаларына социаль-куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнар һәм гаиләләр белән индивидуаль профилактика эшләрен оештыру кертелгән вазыйфаи затлары катнаша ала.

Катнашучылар конкурс кысаларында, эксперт бәяләве өчен, тормышка ашырыла торган ведомстволы профилактика программаларын тапшырырга тиешләр. Конкурсның финалы 2020 елның 13-15 мартында Красноярск шәһәрендә булачак. Җиңүчеләр А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университетында уку өчен кабул ителәчәк.

Заявкаларны оештыручының рәсми сайтында www.rosdetstvo.com. 2019 елның 24 ноябренә кадәр бирергә кирәк. Әлеге чараны оештыру һәм үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүматны 8 (391) 231-38-33 номеры аша һәм  rosdetstvo_info@mail.ru. почтасы буенча алырга мөмкин. Конкурсны «Балалар һәм яшьләр эшләре буенча регионара үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешма оештыра (АНО РОСДЕТСТВО).

Шимбә, 26 октябрь 2019, 09:48