Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бу якшәмб, 27 октябрьдә, Яр Чаллыда «Географик диктант» узачак. Чаллылылар белән беррәттән аны «Арктика» экспедицион үзәге президенты, сәяхәтче, полярник Владимир Чуков язачак. Ул – чаңгыда дүрт тапкыр Төньяк полюска барып җитүгә ирешкән беренче кеше. Рус география җәмгыятенең Яр Чаллыдагы җирле бүлеге белән берлектә Владимир Чуков шәһәр халкы өчен зур программа әзерләгән. 41 нче яңа мәктәптә ул акциядә катнашучыларга үзенең сәяхәтләре һәм күренекле экспедиция турында сөйләячәк. Диктант үзе 12:00 сәгатьтә башлана. 

 Масштаблы белем бирү акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында, шулай ук чит илләрдә бишенче тапкыр узачак.

Шимбә, 26 октябрь 2019, 11:47