Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Безнең заман-Наше время» эшче яшьләр телевизион иҗаты VII Республика фестиваленең зона туры Гала - концерты "КАМАЗ" мәдәният сараенда узды. Быел конкурста 12 команда катнашты: «Челны - Бройлер», «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Дентал форте Элит», «Ремдизель», «Бигеш» аэропорты, 82 нче балалар бакчасы, «КАМАЗ» ААҖ, «Заман» яшьләр үзәге, «Татэнерго» Яр Чаллы ТЭЦы, С. П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты, «Челныводоканал». Фестиваль тарихында беренче тапкыр Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе командасы катнашты (аңа «Заман», «Нур» яшьләр үзәкләре, 124 нче «Капитошка» балалар бакчасы, 38, 42, 15 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе керде).

Фестивальнең зона этабы нәтиҗәләре буенча «Татэнерго» Яр Чаллы ТЭЦы өченче урынны алды, икенче урында – Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе командасы. Беренче урынга берьюлы өч команда чыкты. Болар – Менделеевскидан "Аммоний", "КАМАЗ" ААҖ һәм Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды, ә призерлар фестивальнең генераль продюсерыннан суперфиналга махсус чакыру алды, ул Казанда 13-16 ноябрьдә узачак.

Дүшәмбе, 21 октябрь 2019, 13:48