Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Федоровна Карпова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Чаллы районы Орловка бистәсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында урман кисүдә тракторчы булып эшли. Сугыштан соң Ключи җир төзелеше техникумын тәмамлый. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Карпов Николай Егоровичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Федоровна Яр Чаллы сәүдә идарәсендә эшли. Ире белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары һәм биш оныкчыклары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм ТИҮ рәисе Фәнүзә Грызлова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Чәршәмбе, 23 октябрь 2019, 15:03