Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы бинасында Татарстан спортчылары чыгышы нәтиҗәләренә багышланган чара узды. Финал ярышларында 345 спортчы катнашып, спортның 20 төрендә 13 алтын, 14 көмеш һәм 26 бронза медаль яулаганнар иде. Чара ахырында спортчыларны, тренерларны, спорт учреждениеләре директорларын һәм Федерация вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. 

Бүләкләнүчеләр арасында чаллылылар да бар иде: «Дельфин» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Кирилл Кириллов, «Олимпийский» спорт мәктәбенең батутта сикерү буенча тренеры, ТР җыелма командасының өлкән тренеры Диана Тимеркаева, «Кэмпо» Олимпия резервындагы көрәш спорт мәктәбенең тхэквондо буенча тренеры Сергей Титкин, «Этюд» спорт мәктәбенең шахмат буенча тренеры Игорь Князев, «Дельфин» спорт мәктәбе директоры Айдар Габдрахманов, «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Рамил Касыймов., «Кэмпо» олимпия резервындагы көрәш спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Красноперова, «Этюд» спорт мәктәбе директоры Константин Деняпкин.

Чәршәмбе, 23 октябрь 2019, 15:53