Шимбә, 18 май 2024 / рус тат / обычная версия

 Яр Чаллыда социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Беренче сорау итеп депутатлар һәм Башкарма комитет җитәкчеләре муниципаль унитар предприятиеләрнең эшчәнлеген карадылар.

Даими комиссия әгъзалары шулай ук муниципаль учреждениеләр тарафыннан муниципаль биремнәр формалаштыру тәртибен карадылар. Депутатлар сорауларына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин җавап бирделәр.

«Мәгариф идарәсе тарафыннан һәр җитәкче өчен муниципаль йөкләмә эшләнә, аның нигезендә ул белем бирү хезмәтләренең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән еллык эш планын булдыра һәм раслый. Финанслау учреждениедә балалар саныннан чыгып башкарыла. Бездә барлык мәгариф учреждениеләренең 90%ы норматив планны күрсәткечләр буенча арттырып үти, чөнки тыгызлыгы югары. Бездә укучылар саны арта. Мәсәлән, проект куәте 850 бала булганда, фактта 900-1000 бала белем ала», - дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.

Шулай ук комиссия Яр Чаллы шәһәрендә салым ташламалары бирүнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңлады. Әйтик, агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча шәһәр 102 млн 347 мең сумлык ташламалар биргән, ягъни бюджет керемнәренең гомуми суммасында 4,4%.

Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 11:08