Мы в социальных сетях

2020 елда финанслашуны алу өчен, 2019 ел ахырына кадәр финанслаштыру программасында катнашучыларга 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр взнос кертергә кирәк.

Пенсия тупланмаларын финанслаштыру программасы аңа 2014 елның 31 декабренә кадәр кергән һәм программа кысаларында беренче түләүне 2015 елның 31 декабренә кадәр башкарган катнашучылар өчен гамәлдә булуын дәвам итә. Әлеге программа 2009 елдан эшли башлады, ә аңа дәүләт тарафыннан финанслану шарты белән 2014 елның 31 декабренә кадәр керергә мөмкин иде, шул ук вакытта мәҗбүри шарты 2015 елның 31 декабренә кадәр 2 мең сумнан да ким булмаган күләмдә взнослар түли башлау кирәк иде. Бу шартларны үтәгәндә дәүләт катнашучыларның пенсия кертемнәрен беренче түләү вакытыннан алып 10 ел дәвамында финанслый.

Закон программада катнашучыга, элеккегечә үк, билгеләнгән вакытка кадәр бер генә булса да ирекле взнос керткән, түләүләрне туктатырга да, яңартырга да мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта түләү туктатылган еллар алга таба компенсацияләнмәвен дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә дәүләт финанславын югалтмас өчен ел саен кертемнәр түләргә кирәк. Калган пенсия тупланмалары, программа кысаларында кертелгән акчалар пенсиягә чыкканда түләнә, ә гражданинвафат булган очракта аның варисларына түләнә.

Катнашучылар пенсия тупланмалары акчаларын формалаштыруны РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында «Гражданинның шәхси кабинеты» сервисы аша контрольдә тота ала. Анда барлык кирәкле мәгълүмат, шул исәптән кылынган түләүләрне, дәүләт финанславын суммаларын һәм әлеге чаралардан алынган инвестицион керемне дә кертеп, чагылдырыла.

Җомга, 25 октябрь 2019, 15:49