Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда юл хуҗалыгы һәм автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады.

«Сезнең эшегез нәтиҗәсендә Яр Чаллы шәһәре соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Бу юллар төзелешендә эшләүче юл оешмалары хезмәткәрләре һәм автомобиль шәһәр транспорты хезмәткәрләре, алар чаллыларны җәмәгать транспорты белән тәэмин итәләр. Йөк ташу белән шөгыльләнүче компанияләргә мин чын күңелдән яхшы заказлар телим», – диде ул.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә җәмәгать транспорты елына 50 миллионнан артык пассажир йөртә – бу бер миллионнан артык рейс. Юл-урам челтәренең сыйфаты буенча Яр Чаллы Россиядә бишенче һәм озынлыгы буенча 20 нче урында тора. Соңгы биш елда Яр Чаллыда шәһәрнең төп проспектлары һәм сәнәгать зонасындагы юллар 10 миллиард сумлык капиталь ремонтланды. Бу аларның үткәрү мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын 43%ка киметергә мөмкинлек бирде.

Тармак ветераннары адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларга бүләкләр тапшырылды.

Иң яхшы хезмәткәрләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, шәһәр мэры һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Тулы фоторепортажны Вконтакте челтәренең "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга мөмкин.

Җомга, 25 октябрь 2019, 17:33