Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясе 1 нче ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә (Ак.Королева ур., 20 йорт(32/20) узачак. Теркәлү 10:00 сәгатьтә башлана, тестка 45 минут бирелә. «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе Россиянең һәр 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә уза. Диктант этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Тест 30 сораудан тора һәм 100 балл буенча бәяләнә. Тикшерү волонтерлар һәм мәйданчык кураторы тарафыннан башкарылачак, идентификация номерлары буенча баллар куелган нәтиҗәләрне 12 декабрьдә акция сайтында  www.miretno.ru  һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтында www.fadn.gov.ru урнаштырачаклар. 

Өстәмә мәгълүмат 34-62-41 телефоны буенча.

Чәршәмбе, 30 октябрь 2019, 16:18