Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы юлчылары журналистларга техниканың кышкы сезонга әзерлеген күрсәтте. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев «ПАД» МУП директоры Фәрит Сәлахов белән бергә башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Чаллы юлчылары кышка 106 берәмлек техника әзерләгән. «Эттергечләр безнең 48 берәмлек, кар чыгару буенча үзбушаткыч – 38, шулай ук 8 грейдер, 12 төягеч», – дип билгеләде предприятие директоры Фәрит Сәлахов. Моннан тыш, тиздән автопарк яңа техника белән тулыланачак - грейдер, ике кар төягеч, ике фронталь төягеч һәм өч МТЗ тракторы.

Чаллы юлларында транспорт берәмлекләре саны явым-төшемгә бәйле булачак. Техника эшеннән тыш, юлларны чистартуга "ПАД" МУП хезмәткәрләре дә чыгачак, бу якынча 60-70 кеше, алар шәһәр тротуарларын, техника үтә алмый торган урыннарны чистартачак. Шәһәр магистральләрен җыештыру мәсьәләләренең берсе булып проспектларда калдырылган автомобильләр кала, алар махсус техника эшен шактый кыенлаштыра. Быел кыш юлчылар яңа ысул белән файдаланачаклар. «Без карны сул якка күчереп карарга телибез, чөнки машиналарның күбесе уңда калдырылган. Бу безгә машиналарны кар өеменнән арындырырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки автомобильчеләргә иртәдән үк аларны казып чыгарырга туры килә, безгә исә кар өю җайлы булачак», - дип аңлатты Фәрит Сәлахов.

Юлларга сибү өчен 2,8 мең тонна бозлавыкка каршы реагент әзерләнгән. Тукталыш кесәләрен, борылышларны, юл чатларын, куркыныч юл участокларын эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы бу.

Быел модернизация үткәрелде. Хәзер бозлавыкка каршы сыек реагентлар һәм тоз эремәләре әзерләү җайланмасы берьюлы өч машинаны йөкли. Узган ел техника чиратлап тулган иде.

Кечкенә тракторлар ишегалларында тротуарларны чистартуга җәлеп ителәчәк.

Җыелган карны өю мәйданчыкларына илтәчәкләр. Чаллыда алар дүртәү. Алар барысы да әзер.

Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2019, 13:32