Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда Республика онкология диспансеры филиалының төзелеш мәйданчыгында булды.

«Яр Чаллы һәм Кама аръягының башка шәһәрләре һәм районнары халкы онкодиспансерның кирәклеге мәсьәләсен күп еллар дәвамында күтәрделәр, әмма Россия президенты Владимир Путин инициативасы белән инициативалы илкүләм проектларны тормышка ашыру башланганнан соң гына бездә аны төзүгә керешү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу Кама аръягында яшәүче 1,2 миллионнан артык кешене үз эченә алачак учреждение һәм аны финанслауга 2 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк, шуның 1,1 млрд сумы быел ук (651 млн сумы – федераль бюджеттан, 471 млн сумы – республика бюджетыннан) бүленгән. Бюджет акчаларын эшкә юнәлдерү һәм төзелеш эшләренең график буенча баруын күрәм, тайпылышлар юк. Татарстанлылар өчен өстенлекле булган әлеге проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларын да контрольдә тотачакмын», – диде Әлфия Когогина.

Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2019, 15:46