Мы в социальных сетях

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе чаллылыларга интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес булмаган мәгълүмат таратылуы турында хәбәр итә. Гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә. Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караганда – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган вакытта яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2019, 17:01