Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иреклелекне үстерү һәм ярдәм итү – Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Иреклелек хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерүне стимуллаштыру максатларында 2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Игелекле Татарстан» иреклеләренең йомгаклау форумы узачак.

2012 елдан башлап форум бөтен республикадан бер мәйданчыкта волонтерлык берләшмәсе активистларын берләштерә. Форумда Татарстан Республикасы ирекле берләшмәләре эшенә йомгак ясалачак, шулай ук «Татарстан иреклесе-2019» республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Форум кысаларында якындагы берничә елга Татарстан Республикасының Мактаулы кунаклары катнашында иреклелекне үстерү буенча стратегик сессия уздырылачак.

Форумда катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында, шулай ук «ИРЦД РТ»  АКБОның рәсми сайтында урнаштырылган форма буенча кабул ителә http://dobrovolets.tatarstan.ru «Проектлар һәм чаралар» бүлегендә.

Конкурс Нигезнамәсе монда.

 Белешмәләр өчен телефон:  +7 (953) 400-47-17.


Җомга, 8 ноябрь 2019, 17:02