Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «Бердәмлектә безнең көч» эшче яшьләрнең ачык шәһәр форумы булып узды, анда Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевскның 30дан артык предприятие һәм оешмасыннан йөзгә якын вәкил катнашты. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина чараның хөрмәтле кунагы булды. "Без барыбыз да үсешкә,  җитештерүчәнлекне һәм тормыш сыйфатын арттыруга омтылабыз, шуңа күрә мондый яшьләр форумнарында очрашу, фикер алышу һәм бер-беребезгә хезмәттәшләр тәҗрибәсен кулланып, үз эшебезне нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирү мөһим. Барлык катнашучыларга һөнәри уңышлар һәм бәхет телим. Оештыручыларга шундый мәйданчык булдырганнары өчен рәхмәт белдерәм!", – диде  Әлфия Когогина форумда катнашучыларга мөрәҗәгатендә.

Форум кысаларында «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы» Җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, катнашучылар белем бирү тренингларын һәм мастер-классларын карадылар, шулай ук шәһәр һәм республика яшьләр сәясәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча социаль проектлар эшләделәр.Түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, пресс-рама заводының җитештерү корпуслары буенча экскурсия һәм коммуникацион уен үткәрелде.

Шимбә, 9 ноябрь 2019, 09:32