Мы в социальных сетях

17 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы фойесында «Туган як традицияләре» дип исемләнгән чигү эшләре күргәзмәсе ачылачак. Шәһәрдәшләр хозурына күргәзмәдә бик күп төрле жанр һәм стиль юнәлешләре буенча берләшкән 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә үз эшләре белән катнашучылар осталык серләре һәм эшләренең туу тарихы белән дә уртаклашачаклар.

 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең чигүгә нигез салучы, лаеклы ялда укытучы, РФ Хезмәт ветераны, ТР рәссам берлеге әгъзасы - Хәния Гареева чараның махсус кунагы булачак. Ул укучыларга һәм укытучыларга чигүгә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләде.

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе – муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 15:49