Мы в социальных сетях

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дәүләт башлыгы Владимир Путинның Яр Чаллыга визитына йомгак ясады. "Дәүләт башлыгы визитына Сергей Анатольевич Когогин белән бергәләп  йомгак ясадык. Бездән игътибар сорый торган кайбер мәсьәләләр бар. Бу шәһәрдә югары техник белем бирү системасын үстерү эшенә кагыла. КАМАЗ хезмәткәрләре Владимир Владимирович Путин белән шул хакта әңгәмә кордылар. Очрашу барышында президент Сергей Когогин белән дә шул турыда сөйләште. Бу уңайдан билгеле фикерләр бар. Әлеге юнәлештә без хакимиятнең федераль органнары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре белән эшләячәкбез. Моношәһәрләр программасы дәвам итәчәк. Владимир Владимирович та бу хакта әйтте. Моношәһәрләрне үстерү фонды алга таба да эш алып барачак, үсәчәк, финанс ресурслары билгеләнәчәк. Фонд белән берлектә безгә икътисадны диверсификацияләүгә юнәлдерелгән барлык проектларны гамәлгә ашырырга кирәк", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

"Эшлекле дүшәмбе" барышында КАМАЗ заводы хөрмәтенә алкышлар яңгырады. 

 "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге, шәхсән генераль директор Сергей Когогинга, аның командасына, меңләгән хезмәт коллективына югары бәя бирелде. КАМАЗ - ул безнең язмышыбыз. Безнең шәһәрне илкүләм бренд булган Кама автомобиль заводыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Моны Владимир Путин үз чыгышында аерым ассызыклады. Без дә КАМАЗ коллективын, беренче төзүчеләрне, җитештерү корпуслары хезмәткәрләрен котлыйбыз. Без КАМАЗ белән горурланабыз!» ,- диде мэр.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 09:00